7 ноябрьдә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Россиянең халык артисты, сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры концерты булды.
Сәхнәдән театр һәм кино актрисасы, телетапшырулар алып баручы Ольга Будина Ганс Христиан Андерсенның «Снежная королева» әкиятен сәнгатьчә укып ирештерде. Концерт-әкиятнең музыкаль нигезендә - ТР симфония оркестры башкаруында Эдвард Грига һәм Яна Сибелиус әсәрләре. Кичәнең дирижеры Игорь Манашеров.
Оркестр шул ук программаны 16 февральдә Мәскәүдәге Чайковский исемендәге Концерт залында башкарачак.
53нче концерт сезонында Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестрының Мәскәү филармониясендә үз абонементы барлыкка килде, бу - төбәк коллективлары тарихында моңа кадәр булмаган вакыйга. 17нче Абонемент концертлары 11 гыйнвар, 16 февраль һәм 18 март көннәрендә узачак.