1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Казанда Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы старт ала. Барлык чаралар да физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибар җәлеп итүгә, аларның хокукларын яклауга, мәгълүмат алу мөмкинлеген һәм көнкүреш иминлеген арттыруга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның структур бүлекчәләрендә ел дәвамында сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә бушлай хезмәт күрсәтелә, алар күп чараларда катнаша, ә декабрь башында инвалидларга аеруча зур игътибар бирелә.
Декада кысаларында музейларга экскурсияләр, музей дәресләре, Татарстан тарихы буенча лекцияләр үткәреләчәк, «Нестареющие сердца» һәм «Ретро» хорлары, «Привал» авторлык җырлар клубы чыгышлары булачак.
2018 елның 1-2 декабрендә Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында традицион инклюзия көннәре узачак.
“Инклюзия көне” - Бөтенроссия акциясе, аның кысаларында илнең музей-катнашучылары инвалидлыгы булган кешеләр, аларның гаиләләре, дуслары һәм теләге булган кешеләр өчен чаралар уздыра. Инвалид балаларны интеграцияләү һәм социальләштерү - хәзерге җәмгыятьнең мөһим бурычы. Бу җәһәттән, Россиянең мәдәни һәм белем бирү ресурслары чыганагы буларак музей да ярдәм итә.
Акция кысаларында махсус программа буенча чаралар узачак. Инвалид балалар өчен мастер-класслар, бәйрәм, музей буенча экскурсияләр узачак.
ТР Милли музее матбугат хезмәте телефоны: 292-32-18.