12 ноябрь көнне Чаллы татар дәүләт драма театрында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында IV Республика конкурсының чираттагы зона сайлап алу этабы узды. Чара К.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга һәм К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгына багышлап оештырылды.
Конференциядә Мөслим, Тукай, Актаныш, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнары катнашты. Укучылар 5 номинациядә ярышты: 1. "Спектакльдән җыр»; 2. "Спектакльдән өзек»; 3. "Спектакльдән монолог»; 4. "Эскиз-рәсем»; 5. "Макет".
Соңгы сайлап алу туры Казанда 19 ноябрьдә узачак.