2018 елның 20 ноябрендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Московские казанцы» проектының өченче күргәзмәсе ачыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның яңа күргәзмәсе Татарстанның 1920-1930 елларда әйдәп баручы графика осталарының берсе Д. Н. Красильников иҗаты белән таныштыра. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее җыентыкларыннан, Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәдән, рәссамның кызы кадерләп саклаган гаилә архивыннан 70тән артык рәсем һәм графика, китап, газета һәм журнал әсәрләре тәкъдим ителгән.
Дмитрий Николаевич Красильников (1903-1951) - 1920 еллар уртасында Казан сәнгать институтында (1926 елдан – сәнгать-педагогика техникумы) формалашкан яшь татар рәссамнарының берсе. Яшь иҗатчылар, беренче чиратта, Казанда, Мәскәүдә ул вакытларда актив үсеш алган китап һәм вакытлы матбугат өчен эшләгән. Алар китапларның һәм вакытлы басмаларның тышкы кыяфәтен яңа эчтәлекләренә туры килерлек итеп үзгәртәләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә ачылачак күргәзмә - Дмитрий Красильниковның беренче шәхси күргәзмәсе, ул анда үзен графика остасы һәм рәссам буларак та тәкъдим итә.