М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солистлары Аманда Гомес һәм Вагнер Карвальо «Россия-К» телеканалында эфирга чыгучы “Зур балет” тамашасының яңа сезонында катнаша. Проектның беренче тапшыруы 10 ноябрьдә булды. Программалар 2018 елның ноябрь һәм декабрь айларында атна саен шимбә көннәрендә (алдагы чыгарылыш - 17 ноябрьдә 16.35 сәгатьтә) күрсәтелә.
“Зур балет” – “Россия-К” каналының уникаль проекты, илебез телевидениесе тарихында шундый беренче балет конкурсы. Телепроект балет сәнгатендә яңа исемнәр ача, яшь артистларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә, классик балетның бай мирасын һәм заманча хореографиянең иң яхшы үрнәкләрен тәкъдим итә. Проектта талантлы режиссерлар, сценографлар, рәссамнар һәм операторлар катнаша. Аларның уртак хезмәт нәтиҗәсе буларак тамашачы үзенчәлекле чыгышлар күрә ала. Программаны оештыручылар балет сәнгатен бөтенләй яңа яктан ачу өчен гадәти булмаган ракурслар куллана. Шул рәвешле, тапшыру тамашачы залыннан күренмәгән кайбер үзенчәлекләрне күрергә мөмкинлек бирә.
“Зур балет” тамашасының беренче сезоны 2012 елда, икенчесе 2016 елда дөнья күрде. Проектның беренче һәм икенче сезоннарындагы катнашучылар исемлегендә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солистлары Кристина Андреева/Олег Ивенкои Мидори Тэрада/Коя Окава бар иде. Өченче сезонда балерина һәм Казан труппасының әйдәп баручы солисты Аман Гомес һәм Вагнер Карвальо катнаша. Проектта, алардан башка тагын 11 биюче бар.