15 ноябрьдә Петропавловск крепостенең Комендант йортында III Санкт-Петербург халыкара һөнәр конгрессы эшли башлады.
Санкт-Петербург Хөкүмәте, Россия мәдәният министрлыгы, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән оештырылган әлеге чара - бүген үк башланып киткән Халыкара Санкт-Петербург мәдәни форумы кысаларындагы «Халык иҗаты һәм матди булмаган мәдәни мирасы» секциясенең төп вакыйгасы булды.
Конгресста күтәрелгән төп мәсьәләләр - сәнгать һөнәрләре өлкәсендәге бизнесның яңа модельләрен төзү, һөнәрчеләр тарафыннан булдырылган продуктларга ихтыяҗны үстерү.