«Денис Мацуев дуслары янында» музыкаль фестивале - Денис Мацуев белән бергә Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры тарафыннан уздырыла торган иң зур чараларның берсе. Фестиваль республикада уңышлы уза торган дәрәҗәле музыкаль форумнар һәм конкурслар арасында билгеле бер урын алып тора, һәм, һичшиксез, ул Татарстанның мәдәни брендларының берсе булып санала.
Быел фестиваль 13 һәм 14 ноябрь көннәрендә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узды.
«Бүген Александр Витальевич Сладковский оркестрын күргәч, мин шунда ук өйдә булуымны аңладым...Үземне дусларым белән өйдә кебек хис иттем, чөнки Казан минем өчен бик якын», — дип билгеләп үтте Денис Мацуев VI фестиваль турында биргән интервьюсында.
13 ноябрьдә «Денис Мацуев дуслар янында» фестивале кысаларында “Яңа исемнәр” төбәкара хәйрия фонды стипендиатлары концерты узды. «Яңа исемнәр» фонды президенты, Россиянең халык артисты Денис Мацуев һәм ТР Дәүләт симфония оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский башкалабызның яшь музыкантларына стипендия билгеләнү турында таныклыклар тапшырды.