Казан Кремлендә узган тантаналы чарада 49 татарстанлы республика парламенты башлыгы кулыннан югары дәрәҗәдәге бүләкләр алды.
“Бүген без республика үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә лаеклы бүләкләрен тапшырабыз, беренче чиратта сезнең эшегезгә хезмәттәшләрегез югары бәя биргән”. – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин тантананы ачып.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы Россия Федерациясе Президенты Рәхмәтенә лаек булды.