Буа дәүләт драма театрында укучылар арасында IV Республика конкурсының зона сайлап алу этабы башланды

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

9 ноябрьдә Буа дәүләт драма театрында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында IV Республика конкурсының зона сайлап алу этабы башланды. Чара К.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгына багышланган.

Конкурста Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч, Апас районнары укучылары катнашты. Укучылар 5 номинациядә көч сынашты: 1."Спектакльдән җыр»; 2."Спектакльдән өзек"; 3."Спектакльдән монолог"; 4."Эскиз-рәсем"; 5."Макет".

Соңгы сайлап алу туры Казанда 19 ноябрьдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International