“Әкият” курчак театрында Фәнис Яруллин әсәре буенча премьера була

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

13 декабрьдә “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында Фәнис Яруллин әсәре буенча “Йолдыз тапкан кыз” спектакле премьерасы була.

Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең  “Театр - балаларга” федераль программасы кысаларында тормышка ашырыла.

Спектакльнең режиссеры - Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров, рәссамы - «Алтын битлек» милли театраль премиясе номинанты Татьяна Мельникова (Санкт-Петербург), композиторы - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгүдә Шәмсетдинова (АКШ), хореограф – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова, аранжировка – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин.

“Бу әсәрне без очраклы гына сайламадык. Спектакльне Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның якты истәлегенә багышлыйбыз. Аның тууына быел 80 ел тулды”, – диде спектакльнең режиссеры Илдус Зиннуров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International