Татарстан Республикасы Театр сәнгате зур югалту кичерде

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

15 ноябрьдә 91 нче яшендә Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Хәйретдинова Рауза Котдус кызы вафат булды.

Р.К.Хәйретдинова 1928 елның 3 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Яңа Ырга авылында туа. Ул үзенең иҗади тормышын 1948 елда, театр студиясенең сәләтле һәм өметле чыгарылыш укучысы буларак, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасы составында калгач башлый.

Р.К.Хәйретдинова татар актер мәктәбенең иң яхшы традицияләрен үзенә туплый алган чын сәхнә остасы булды. Табигый сәләт,  хатын-кызлар күңелен бөтен  нечкәлекләренә кадәр аңлау, шәхси кешелек сыйфатлары аңа 120дән артык сәхнә образын тудырырга мөмкинлек бирде. Музыкаль героинялары актрисага киң популярлык казанырга, тамашачылар мәхәббәтен яуларга ярдәм итте.

Рауза Котдус кызы Ганиеваның (Хәйретдинова) озак еллар дәвамында нәтиҗәле сәхнә эшчәнлеге мактаулы исемнәр һәм хөкүмәт бүләкләре белән билгеләп үтелде.

Танылган артист Р.К.Хәйретдинованың күпкырлы иҗаты татар театр сәнгатендә кабатланмас эз калдырды, гомуммилли казанышка әйләнде. Аның турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә озак сакланачак.

И.Х.Әюпова, И.Р.Таҗетдинов, Р.И.Вәлиев,

Ф.Р.Бикчәнтәев, И.И.Якупов

Хушлашу чарасы 16 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International