2018 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы булачак

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 29 ноябрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын ачык рәвештә формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча пилот проектын гамәлгә ашыру кысаларында йомгаклау утырышы булачак.

Проект белән Сез Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында таныша аласыз.

Катнашу өчен гаризаларны 2018 елның 22 ноябренә кадәр L.Nagimov@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Элемтә өчен: массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Нәгыймов Ленар Фәрит улы, тел: 8 (843) 264 73 98.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International