12 ноябрь көнне М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Театр эшлеклеләре берлеге һәм Актерлар йорты юбилейларына багышланган яңа театр сезоны ачылды. Мәртәбәле кунаклар буларак кичәгә сәхнә ветераннары, республиканың театр сәнгате эшлеклеләре, шулай ук иҗади берлекләрдән хезмәттәшләре килде.
Тантана ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты Айдар Вәлиевның музыкаль номеры белән ачылып китте. Кереш сүз белән Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чыгыш ясады. Кичә ахырында чарада катнашучыларга һәм кунакларга Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова мөрәҗәгать итте. Ул барлык катнашучыларга республиканың театр сәнгатен үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм: “Без, бер-беребезгә ярдәм итеп, бергә алга барырга тиеш”, - диде.
Икеләтә юбилейга багышланган Мөстәкыйль проектлар декадасы кысаларында, Актерлар йортында түбәндәге чаралар узачак:
21 ноябрь көнне 19.00 – И. Вырыпаевның «Иллюзии» спектакле
27 ноябрь көнне 18.00 – Г. Остер хикәяләре буенча «Дети и эти» спектакле
28 ноябрь көнне 18.00 – Заманча драматургия һәм режиссура үзәге чыгышы
30 ноябрь көнне 18.00 – “Клоун” моноспектакле
Барлык чаралар да бушлай, әмма алдан теркәлү буенча.