15 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында (Копылова, 2а) «Кино вакыты» дирекциясе «Тимур һәм аның командасы» реклама агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, яңа социаль проект - «Сыйныф сәгате»н тәкъдим итәчәк. Проектның шигаре - "Кино карыйбыз, чын күңелдән сөйләшәбез», максаты - билгеле фильмнар үрнәгендә актуаль социаль проблемаларны анализлау.
Бүгенге көндә балаларга күңел ачу характерындагы мөмкинлекләр бик күп, шул ук вакытта яшьләренә туры килә торган, уйланырга, хис-кичерешләр тоярга мәҗбүр итә торган контент җитәрлек түгел. "Сыйныф сәгате” яңа циклы программасында тәкъдим ителгән фильмнар һәрвакыт актуаль темаларны күтәрә. Проект кысаларында сюжет кысаларыннан чыгу, бергәләп кино карау тәҗрибәсен торгызу омтылышы бар. Шуңа күрә киноклуб форматы сайлап алынган.
15 ноябрьдә тамашачыларга Ролан Быков тарафыннан Кристина Орбакайте катнашында төшерелгән күренекле «Чучело» фильмы тәкъдим ителәчәк. Беренче «Сыйныф сәгате»ндә конфликтолог Евгения Храмова катнаша, «Шкодники» балалар киножурналының актерлары үзләрен фильмның төп геройлары образларында сынап карый алачак.
«Сыйныф сәгате» проекты белем бирү максатын күздә тота.
«Сыйныф сәгате» циклы кысаларында чаралар ай саен үткәрелер дип планлаштырыла. Программада тәкъдим ителгән чираттагы фильмнар - «Курьер» (аның үрнәгендә буыннар арасындагы мөнәсәбәтләр турында фикер алышу булачак), һәм «Дорогая Елена Сергеевна» (тормышта һәм кинода рәхимсезлек турында).
Журналистлар өчен аккредитация 89872358855 (Ирина Егоренко) номеры буенча үткәрелә.
Чарага керү алдан теркәү буенча, бушлай.