Бөтенроссия кинофестивалендә «Домой» мультфильмы җиңү яулады

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Казанның Filmfay анимация студиясенең   "Домой" мультфильмы Ростов-на-Донуда үткән "Прогресс" Халыкара үзешчән фильмнар фестивалендә җиңде.  Мультфильм  "Иң яхшы фильм" һәм "Кыска метражлы анимация фильмы" номинацияләрендә иң яхшы дип табылды.

Белешмә өчен:

Режиссер Даниил Фәйзрахмановның мультфильмы – Filmfay анимация студиясе һәм РФ Халык артисты Ренат Ибраһимовның уртак проекты. Аның өчен пластилиннан 6000 кадр ясалган, картинаны ел дәвамында 8 рәссам төшергән. Мультфильмдагы вакыйгалар тамашачыларны Бөек Ватан сугышы елларына алып китә. Мультфильм дәвамында "Победа" дип аталган поезд ил буенча йөреп солдатларны туганнары белән очраштыра. "Домой" дип аталган җырны Ренат Ибраһимов башкара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International