Татарстан фильмы кинофестиваль лауреаты булды

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

6-10 ноябрь көннәрендә Симферополь, Ялта һәм Евпатория шәһәрләрендә Россия Федерациясе халыкларының милләтара бердәмлеген ныгытуга багышланган «Дөньяны өйрәнүче кеше» исемле 10нчы юбилей кинофестивале узды. Татарстанның  документаль-биографик «Тернистый путь» фильмына кинофестивалне гамәлгә куючы дипломы һәм Кырым Республикасы мәдәният министрлыгының  махсус бүләге тапшырылды. Әлеге фильмның  режиссерлары - Леонид Славин һәм Хәйдәр Миңдубаев,  картина төрле елларда  Казанда Татар академия театрын һәм   Симферопольнең Кырым-татар музыкаль-драма театрын җитәкләгән режиссер Гомәр  Гыймран улы Исмәгыйлев турында.

Фильм Кырым җәмәгатьчелеге тарафыннан җылы кабул ителде.

Фильмның режиссеры Леонид Славин һәм РФ кинематографистлар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Илдар Ягъфаров телевидениегә чакырылып, Кырым телеканалының иртәнге программасында фильм төшерү тарихы турында сөйләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International