Казанда балалар фильмнары циклы тәкъдир ителде

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

«Мир» кинотеатрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә балалар өчен кыска метражлы фильмнар циклы премьерасы булды. Проект «Сотворение» балалар киносын үстерү  фонды тарафыннан гамәлгә ашырылды.

Проект кысаларында 18 кыска метражлы фильм төшерелде. Анда 7-17 яшьлек 70тән артык бала катнашты. Проектның режиссеры - Эдуард Габидуллин, ул 6 елдан артык балалар киносын төшерү белән шөгыльләнә. Фильмның сюжетлары төрле: уку, дуслык, заманча гаджетлар, беренче мәхәббәт, хыяллар - кыскасы, балалар һәм яшүсмерләр яшендә бик мөһим темалар турында.

Балалар киносын төшерү - бик катлаулы эш. Балалар әле һөнәри актерлык осталыгына ия түгел, шуңа күрә сыйфатлы кино булдыру өчен күп хезмәт сарыф ителә. Балаларны сайлап алу кастинг аша узса да, югары иҗади потенциалы булганнар сайлап алынса да, алар барысы да киноактер осталыгының кирәкле күнекмәләрен бирә торган әзерлек курсларын уза, сценарийны өйрәнә, уен киносын төшерү технологиясе белән таныша. Ниһаять, кино төшерү эше артта калды! Яшь актерлар - кызыл келәмдә! Аларга дипломнар һәм фильмнар төшерелгән дисклар тапшырылды. Соңрак фильмнар киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителәчәк. Алар Татарстан Республикасы кинозалларында, шулай ук 100дән артык Россия һәм Беларусь телеканалларында күрсәтеләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International