Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов концерты була

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

2018 елның 17 һәм 30 ноябрендә 18.30 сәгатьтә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә татар шагыйрьләренең шигырьләренә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов иҗат иткән җырлардан концерт була.

Анда Азат һәм Алинә Кәримовлар, Айгөл Гардисламова, Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Айгөл Хәйри, Филүс Каһиров, Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле тарафыннан Айдар Фәйзрахмановның  Рөстәм Мингалим, Равил Фәйзуллин, Роберт Әхмәтҗанов, Зөлфәт, Кадир Сибгатуллин, Илдар Юзеев, Разил Вәлиев, Сания Әхмәтҗанова, Илсөяр Ихсанова, Мөдәррис Әгъләмов шигырьләренә язган җырлары башкарылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International