Яңа татар театры ничек барлыкка килүен күрәсегез киләме? Алайса сезне 19 ноябрьдә нәниләр өчен спектакльләр һәм шигъри биюне карарга Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына чакырабыз – театрда «Tat Cult Lab / театр» проекты эскизлары күрсәтеләчәк. Әлеге чара «Калеб» яңа буын җыены кысаларында үтә.
Эскизлар октябрьдә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә тәкъдим ителгән иде. Киләчәктә театр репертуарына кертү максатыннан, Габдулла Кариев театры җитәкчелеге Алмаз Садриевның «Киләчәк теле», Ксения Шачневаның «Зөһрә» спектакльләрен һәм Нурбәк Батулланың Кариев театры артистлары белән әзерләгән «Таң вакыты» заманча биюен сайлап алды.
Ксения Шачневаның «Зөһрә» спектакле декабрь ае репертуарына кертелде. Аны 1, 9 декабрьдә театрның кече залында 12.00, 14.00 сәгатьтә күрергә мөмкин булачак.
Программа:
«Киләчәк теле». Режиссер: Алмаз Садриев
Юнәлеш: бәби-театр
Эскиз балаларның ни рәвешле туган телләрен өйрәнүләре турында сөйли. Авторлар, «тел – традицион мәдәният – көнкүреш» чылбыры белән генә канәгатьләнмичә, милли телгә заманча образ булдырырга омтылыш ясый. (1+)
Башлана: 17.00
«Зөһрә». Режиссер: Ксения Шачнева
Юнәлеш: курчак театры
Балалар өчен билингваль тамаша әзерләнде — текст татарча яңгыраячак, шул ук вакытта һәркемгә дә аңлашыла торган визуаль образлар кулланылачак. Шул рәвешле рус телле балалар татар телен уен формасында өйрәнергә җәлеп ителәчәк. (5+)
Башлан: 18.00
«Таң вакыты». Режиссер: Нүрбәк Батулла
Юнәлеш: заманча бию
Нүрбәк Батулла сайлаган Сәгыйть Рәмиевнең «Таң вакыты» шигырендә бүген дә актуальлеген җуймаган сораулар күтәрелә. Ни сәбәпле без йокылы халәттә, кайчан уянырбыз, нигә Шагыйрьдән башка милләтнең торгынлыгын, белемсезлеген беркем дә күрми? Чыгу юлы нинди? Кариев театры актерлары сәхнәдә шуны күрсәтәчәк.
Башлана: 18.30
Керү ирекле.