Татарстанда Бөтенроссия «Җанлы классика» атналыгы узачак

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

2018 елның 19 ноябреннән 25 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы китапханәләрендә "Җанлы классика" атналыгы узачак. Акция конкурста катнашучыларга китап сайлауда ярдәм итү, шулай ук китапханәләргә яңа укучыларны җәлеп итү өчен оештырыла. "Җанлы классика" атналыгы кысаларында китапханә хезмәткәрләренә үз фондларында сакланучы китаплардан  яшүсмерләр өчен күргәзмә ясарга кирәк булачак. Шулай ук  яшүсмерләр өчен китаплар турында лекцияләр оештырылачак.

Чараны үткәрү планы:

20.10 – 15.11- анкета аша вакыйганың урыны һәм вакыты турында мәгълүмат җибәрергә кирәк: http://clc.to/EVpJSg

Очрашу урыны һәм вакыты турында мәгълүмат массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернетта урнаштырылачак.

Өстәмә мәгълүмат алу pochta@youngreaders.ru электрон адрес буенча.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International