Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «МЕГАда китапханә» проектын дәвам итә

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Яндекс.Такси тарафыннан МЕГА Казан сәүдә үзәге белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «МЕГАда китапханә» проекты дәвам итә. «Татарча да, русча да укыйбыз» проекты кысаларында 8 ноябрьдә китапханә өчен бирелгән уңайлы зонада  балалар өчен китап укулар оештырылды.

Укулар барышында балаларны татар һәм рус телләрендә Абдулла Алишның «Чукмар белән Тукмар» һәм Лев Толстойның «Два товарища» әсәрләре белән таныштырдылар. Кычкырып  уку  сүз байлыгын үстерә  һәм күзаллауны киңәйтергә ярдәм итә. Әкиятләрне тыңлап, балалар сюжетны истә калдырырга өйрәнделәр, шуның белән хәтерләрен яхшырттылар. Мондый уку форматы – отышлы гаилә традициясе генә түгел, акыл өчен дә файдалы ысул.

Балалар китапханә хезмәткәрләрен бик кызыксынып тыңладылар, карточка-сүзлекләр белән дә актив кулландылар. Сорауларга җавап бирделәр һәм сүзләрне тәрҗемә иттеләр. Китап укып  вакытлары  тиз һәм файдалы үтте!

Балалар өчен бергәләп китап укулар бу зонада ноябрьнең һәр пәнҗешәмбесендә уза.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International