Ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән, мәдәнияткә, рухияткә, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга ярдәм иткән хатын-кызларны ачыклау максатыннан оештырыла.
Конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уздырыла.
Конкурсны үткәрү инициаторы һәм оештыручысы - «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы. Оештыручылар арасында шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасының Профсоюзлар федерациясе бар.
Конкурс муниципаль (2018 елның 15 ноябреннән 16 декабренә кадәр) һәм зона (2019 елның 21 гыйнварыннан алып 2019 елның 10 февраленә кадәр) турларын үз эченә ала. Конкурсның финалы Казанда Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында булачак.
Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: +7(843)567-81-59, +79625574177 (Ирина Афонина).