Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу коплексында беренче күпмилләтле ачык музыкаль проект башлана

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

2018 елның 25 ноябрендә Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу коплексында быелгы көзнең иң истәлекле вакыйгасы була!

“Казанның иң яхшы тавышлары” исемле беренче күпмилләтле ачык музыкаль кастинг иң күләмле музыкаль проектларның берсе булган "Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге В. И. Ленин исемендәге мәдәният – ял комплексының җыр театры" проекты  кысаларында уза.

Чара гадәти вокал конкурслардан һәм музыкаль талантларны эзләүгә юнәлдерелгән тамашалардан  аерылып тора, ул шәһәребезнең төрле яшьтәге һәм төрле әзерлек дәрәҗәсендәге иң яхшы тавышларын үзенә җыячак.

Миләүшә Таминдарова – Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры, Татарстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе.

Безнең проектка эләгү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

Кастинг 2018 елның 25 ноябрендә 12.00 сәгатьтә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексының кече залында узачак.

Катнашу өчен:

 телефон аша теркәлергә (шулай ук кастинг уздырылган көнне теркәлү өстәлендә дә теркәлергә мөмкин)

анкета тутырырга, иҗади (вокал) номер әзерләргә һәм аны башкарырга кирәк.

Белешмәләр өчен телефон: 571-39-01

e-mail: director@kdklenin.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International