1 ноябрьдә XV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү башланды

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Гаризалар 2019 елның 1 февраленә кадәр кабул ителә. Юбилей кинофестивале 2019 елның апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә «Россия – Ислам дөньясы» Халыкара икътисади саммиты кысаларында узачак. Сайлап алу комиссиясе үз эшен март башына тәмамлаячак, шуннан соң конкурс программасы игълан ителәчәк. Сайлап алу комиссиясе кабул иткән фильмнар фестивальнең 2019 елгы конкурс афишасына керәчәк. Конкурс программасыннан тыш, конкурстан тыш һәм параллель программалар да төзеләчәк. Фестиваль кысаларында кинематографистлар белән иҗади очрашулар, мастер-класслар, кино сәнгатенең актуаль проблемаларына багышланган түгәрәк өстәлләр, матбугат конференцияләре узачак.

Уздырыла башлаганнан бирле фестиваль дәрәҗәле кинематографистлар форумы статусына ия булды, ул – Казанның имиджын мәдәни башкала буларак ныгытуга ярдәм итүче чара.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале «Мәдәниятләр диалогы аша мәдәниятле диалогка» девизы астында уза.

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең рәсми сайты http://kazan-mfmk.com.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International