Татарстанның мәдәният эшлеклеләре 2019 елгы Универсиада факелын йөртте

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының өч күренекле мәдәният эшлеклесе 2019 елгы XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиада факелын башкалабыз урамнары буенча күтәреп барды. Алар  - Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россия Федерациясенең халык артисты Александр Сладковский, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Гөлзада Руденко, җырчы, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов.

Красноярск шәһәрендә 2019 елгы XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиада факелын тапшыру тантанасы Казанда 2018 елның 10 ноябрендә узды. Эстафета Игенчеләр сарае янында башланып, Казан федераль университетының төп бинасы янында тәмамланды. Факелны  йөртүчеләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Красноярск крае губернаторы Александр Усс сәламләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International