Татарстан Республикасы Милли музеенда «Музей – мәгариф территориясе» дигән фәнни-гамәли конференция узачак

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

2018 елның 13-20 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Музей-мәгариф территориясе» республика фәнни-гамәли конференциясе кысаларында чаралар узачак.

Музей һәм мәктәп үсеп килүче буынга тәрбия һәм белем бирүдә хезмәттәшләр булып тора. Мәгариф системасы һәм мәдәният тармагы учреждениеләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә киң таралыш алган гуманистик идеаллар җәмгыятебезнең иминлеге һәм үсеше нигезен тәшкил итә.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Милли музееның үсеп килүче буын белән эшләү юнәлеше музей педагогикасы принципларына корылган. Заманча музей шәхеснең бөтен яктан үсешенә ярдәм итүче ролен үти.

5 көн дәвамында Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында презентацияләр, семинарлар, түгәрәк өстәл утырышлары узачак.

13 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә «Музей – мәгариф территориясе» республика фәнни-гамәли конференциясен ачу тантанасы узачак.

20 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә фәнни-гамәли конференциянең ябылу тантанасы була, анда «Музей – мәгариф территориясе» музей проектында актив катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылачак.

ТР Милли музее матбугат хезмәте телефоны: +7(843) 292-32-18

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International