Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янындагы скверда күренекле балет артисты, балетмейстр Рудольф Нуриевка Россиядә беренче һәйкәл ачылды.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Тантаналы чарага скульптура авторы Зураб Церетели да килде.
“Бездә Нуриев фестивале бар иде, хәзер һәйкәле барлыкка килде”, - диде Рөстәм Миңнеханов. ТР Президенты фикеренчә, опера театры һәм аның белән бәйле барлык уй-фикерләр әлеге скульптурада чагылыш таба. “Бу республика башкаласы өчен генә түгел, ә халыкара масштабта әһәмиятле вакыйга. Мондый кешеләр йөз елга бер генә туадыр”, - дип ассызыклады ул.
Зураб Церетели: “Бу үзенчәлекле шәһәрне яратам, монда күп тапкыр булдым. Сәнгать теле белән тарихны күтәрергә кирәк”, - диде автор.
«Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы.