9 ноябрьдә Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Сергей Васильев җитәкчелегендәге ТР джаз-оркестры «Мосфильм против Голливуда» программасы кысаларында кинофильмнарга язылган көйләрне уйнаячак.
Концертның Россия кинематографына багышланган беренче бүлеге 30-90нчы елларны (1936 елгы аклы-каралы «Цирк»тан алып 1998 елның «Бери шинель» музыкаль фильмына кадәр) үз эченә алган.
Концертның икенче бүлегендә Американың төрле еллардагы кинофильмнарыннан («Завтрак у Тиффани», «Волшебник страны Оз», «Звуки музыки») җырлар яңгыраячак.