Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда “Татарстан-Иран: үзара мөнәсәбәтләр тарихы” күргәзмәсе ачылды

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы милли китапханәсе Россия һәм фарсы дәүләтләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең күп гасырлык тарихына багышланган “Татарстан-Иран: үзара мөнәсәбәтләр тарихы” күргәзмәсендә катнаша. Чара 2018 елның 31 октябрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда ачылды.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасының архив, китапханә һәм музей тупланмаларыннан сирәк документлар һәм предметлар урын алган: 18-19 гасырларның борынгы кулъязмалары, төсле гравюралар, Иран татарлары фотографияләре, декоратив-гамәли сәнгате үрнәкләре, урта гасырлар чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр фарсы көмеш тәңкәләре, хәрби киемнәр.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы милли китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондыннан  фарсы телендәге кулъязмалар тәкъдим итә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International