Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында “Татар милли мәдәниятенең күптөрлелеге” исемле күргәзмә ачыла

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

11 ноябрьдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында музейның үз фондыннан оештырылган “Татар милли мәдәниятенең күптөрлелеге” күргәзмәсе  ачыла.

Күргәзмәдә татар халкының ачык һәм күпкырлы мәдәниятен чагылдырган  200дән артык предмет тәкъдим ителәчәк. Бу - заманча милли костюм үрнәкләре, өй кирәк-яраклары, бизәнү әйберләре, күн мозаикалы аяк киемнәре, мөселманнарның дини предметлары.

Экспозицияне Алабуга музей-тыюлыгының арт-проектларында катнашучылар - Татарстан һәм Башкортстаннан атказанган рәссамнар эшләре тулыландыра. Картиналар татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм көнкүрешен чагылдыра.

Күргәзмә 2018 елның 11 ноябреннән 10 декабренә кадәр эшләячәк.

Белешмәләр өчен телефон: 8(85557)7-89-38.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International