2018 елның 31 октябрендә Россия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко җитәкчелегендә Россия Президенты грантлары бәйгесен үткәрү буенча Координация комитеты утырышы булды. Анда катнашучылар 2018 елгы президент грантларының икенче конкурсына йомгак ясады һәм җиңүчеләрне билгеләде.
Ике конкурс нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы төбәкләре узган ел белән чагыштырганда рекордлы күләмдә грант алды - 1 млрд 52 млн.сум. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2017 елда президент грантларының ике конкурсы нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы җиңүчеләренә 864 млн сум, ә 2016 елда – 422 млн сум бирелгән.
Грантлар өчен көрәштә Татарстанның коммерцияле булмаган оешмалары активлык күрсәтте, үз проектларын үстерү өчен төбәккә Президент грантлары фондыннан 174 млн сум акча бүлеп бирелде. Бу акчаларны республиканың 60 җиңүчесе үзара бүлеште, грантлар ярдәмендә алар киләчәктә үз проектларын тормышка ашыра алачак.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров конкурста җиңүчеләрне котлады һәм коммерцияле булмаган оешмалар проектларының сан ягыннан гына түгел, сыйфат күзлегеннән караганда да үсешкә баруын билгеләп үтте.