2 ноябрьдә Россия Федерациясенең 85 субъектында да «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узды. Чара Халыклар бердәмлеге көне алдыннан үткәрелде.
Үзләренең этнография ягыннан белем дәрәҗәсен Россия һәм чит ил кешеләре тикшерә алды, алар белем дәрәҗәсе, социаль, дини һәм гражданлык хәле буенча төрле, рус телен белү шарты гына мәҗбүри иде. Яшь буенча чикләүләр булмады.
Агымдагы елда диктант республиканың 39 муниципаль берәмлегендә 40 мәйданчыкта үткәрелде.
Диктант 30 сораулык тест формасында узды.
Татарстан Республикасында оештырылган мәйданчыклар саны буенча Әлмәт (136 катнашучы), Түбән Кама (124 катнашучы), Нурлат (121 катнашучы), Кукмара (118 катнашучы), Тәтеш (106 катнашучы) муниципаль районнары һәм Казан шәһәре (134 катнашучы) лидер булды.
Татарстан Республикасында акцияне барлыгы 2458 катнашучы хуплады. республика буенча диктант өчен уртача билге -72,8 балл.
Россиядә «Зур этнографик диктант» өченче ел рәттән узды. Хәзер ул Бөтенроссия «Тоталь диктант» һәм «Географик диктант» кебек чаралар белән янәшә тора. 2017 елда халыкара статуска ия булды.