Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2018 елның 6 ноябре, сишәмбе

6 ноябрь - Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының туган көне. Быел коллектив үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтә. Тинчурин театры үзенең иҗат юлын 1933 елның 6 ноябрендә Питрәч районының Шәле авылында куелган “Булат бабай семьясы” спектакленнән башлап җибәрә. Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр коллектив озын, катлаулы үсеш юлын узган.

Хөрмәтле тамашачылар, Сезне бүгенге көн шатлыгын безнең белән уртаклашырга һәм «Гөләндәм туташ хатирәсе» мелодрамасын карарга чакырып калабыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International