Татарстан Республикасында тынычлык һәм тату тормыш, халыклар телләрен, мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклау һәрчак иң өстенлекле максатыбыз булды. Шул уңайдан дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, мәдәният учреждениеләре төзелә, халык коллективлары үсешенә шартлар булдырыла. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан - безнең йортыбыз" республика этно-мәдәни фестиваленең гала-концертында белдерде.
Фестиваль Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан уздырылды.
Быел фестиваль бишенче тапкыр үткәрелә. Анда Татарстанда яшәүче халыкларның музыкаль һәм бию иҗатын тәкъдим итүче үзешчән һәм профессиональ башкаручылар, иҗади коллективлар чыгыш ясый.
Фестивальдә катнашучылар биш номинациядә осталыкларын күрсәтәләр: вокал, хореография, сәнгатьле сүз, инструменталь башкару, фольклор. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, православие руханилары, башка конфессияләр вәкилләре катнашты.
"Бүген республиканың төп сәхнәсендә иң яхшы иҗади коллективлар чыгыш ясый. Халык традициялəрен саклау, тел һəм мəдəниятне үстерү - төп максатыбыз. Шул уңайдан дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, мәдәният учреждениеләре төзелә, халык коллективлары үсешенә шартлар булдырыла. Татарстан халыклары ассамблеясы республикада 220дән артык милли-мәдәни оешманы берләштерә. Елдан-ел аның филиаллары һәм вәкиллекләре саны арта - Дуслык йортлары һәм милли-мәдәни үзәкләр ачыла. Әлеге эштә Бөтендөнья татар конгрессы, Рус милли-мәдәни берлеге, башка оешмаларның роле зур. Әхлаклылык тәрбияләүдә күп эш башкарыла. Әлеге эш Диния нәзарәте, Рус православие чиркәве, башка конфессияләр белән берлектә алып барыла", - диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Казанда изге Петрга һәм Феврониягә һәйкәл ачылды. Ул гаиләнең җәмгыятьтә уйнаган зур ролен гәүдәләндерә.
Гала-концерт кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.