Изге Петр һәм Феврониягә һәйкәл ачу тантанасында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Һәйкәл Казанның Чистай урамында ачылды.
Искәртеп үтик, Казанда изге Петр һәм Феврониягә һәйкәл ачу турында карарны Рөстәм Миңнеханов 2015 елның июнь аенда кабул итте. Һәйкәл куюны Рус милли-мәдәни берлек тәкъдим итте.
Һәйкәл эскизына конкурс оештырылды, анда 11авторның 22 төрле эскизы катнашты. Сынчы Петр Добаев тәкъдиме җиңеп чыккан.
Рөстәм Миңнеханов тантанада Халыклар бердәмлеге көне белән һәм Казанда әлеге һәйкәл ачылу белән котлады.
"Безнең хезмәттәшләр булган Рус милли-мәдәни берлеге ярдәмендә биредә гаилә һәм вөҗдан символы барлыкка килде. Аларга чын күңелдән әлеге идея өчен рәхмәт әйтәм. Минем фикеремчә, гаилә хакы безнең өчен - иң мөһиме".
“Гаилә – ул дәүләт нигезе, ә ныклы гаилә - нык дәүләт ул. Билгеле, без заманча җәмгыятьтә көчебездән килгән кадәр гаилә кыйммәтләрен үстерергә тиешбез”, - диде Татарстан Президенты.
Татарстан митрополиты Феофан Татарстан җитәкчелегенә православие изгеләренә, традицияләргә игътибарлы һәм сак карашта булган өчен рәхмәтен белдерде.
Митрополит Феофан сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов - чын күңелдән эшләнә торган һәр яхшы эшне хуплый.
Митрополит чарада мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашуын да искәртте.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.