2018 елның 1 ноябрендә М. Шкетан исемендәге Мари милли драма театры Кәрим Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия театр фестивале тамашачыларына “Эренер” спектаклен тәкъдим итте.
Фестивальдә катнашкан өчен Мари милли драма театры коллективы «Бәллүр Кәрим» статуэткасы белән бүләкләнде.
Мариларның Казандагы җирле иҗтимагый оешмасы әгъзалары милләттәшләренә: “Әлеге фестиваль безне тагын да берләштерде, рәхмәт сезгә!», -диде.
Спектакльдән соң тәнкыйтьчеләр һәм артистлар фикер алышты.