О. Батырай исемендәге Даргин музыкаль-драма театры кунакларга “Гуглахай” спектаклен тәкъдим итте

2018 елның 2 ноябре, җомга

“Гуглахай”  спектакле даргин әкиятенә нигезләнгән.

2018 елның 2 ноябрендә О. Батырай исемендәге  Даргин музыкаль-драма театры кунакларга, К.Тинчурин исемендәге  IX Халыкара милли драматургия фестивале тамашачыларына  “Гуглахай”  спектаклен күрсәтте.

Даргин музыкаль-драма театры коллективы фестивальдә катнашкан өчен “Бәллүр Кәрим” статуэткасы белән бүләкләнде.

Даргин әкиятенә нигезләнгән «Гуглахай» спектакле яшь тамашачыларның күңеленә аеруча хуш килде. Спектакльдән соң тәнкыйтьчеләр һәм  артистлар фикер алышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International