2018 елның 3-6 ноябрь, 16-17 ноябрь көннәрендә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында һәм Актерлар йортында «Кино вакыты» дирекциясе яңа кыска метражлы кино фестивале программасын тәкъдим итә. Тамашачылар Франция, Бөекбритания, Испания һәм Латвия режиссерларының картиналарыннан торган «Best Sci-Fi» фәнни-фантастик фильмнар җыентыгын күрә алачак.
“Best Sci-Fi” программасында кешелекнең якын киләчәгенә биш төрле режиссерлык карашы бар. Чиксез Галәмнең башка яшәүчеләре белән очрашу нинди булачак? Вакыт һәм киңлекләрдә хәрәкәт итәргә мөмкинме? Гаджетлар һәм социаль медиадан бәйлелекне җиңеп булырмы? Бу сорауларга җавап эзләп, юмор, фәнни-фантастик кино классикасына нигезләнгән кинолар төшерелгән.
Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре! Сезне “Best Sci-Fi” фестиваленә чакырабыз. Аккредитация 89872358855 (Ирина Егоренко) номеры буенча үткәрелә. Көтәбез сезне!