Декабрьдә “Бие, Казан” Бөтенроссия балалар фестиваль-конкурсы узачак

2018 елның 2 ноябре, җомга

2018 елның 1-2 декабрендә Казанда беренче тапкыр “Бие, Казан” бөтенроссия бию фестиваль-конкурсы узачак.

Фестивальнең төркем һәм солистлары түбәндәгечә бүленеп көч сынашачак:

- кече яшь төркеме: 5 яшьтән 7 яшькә кадәр; 7дән 10 яшькә кадәр;

- урта яшь төркеме: 10 яшьтән 14 яшькә кадәр; 14 яшьтән 17 яшькә кадәр;

- 17 яшьтән өлкәнрәкләр төркеме.

Катнашучылар бер яки ике төрле бию номерын тәкъдим итә, аларның һәркайсы аерым теркәлә һәм түләнә, гомуми дәвамлыгы  5 минуттан артмаска тиеш. Катнашучылар номинацияләр һәм яшь категорияләре буенча блокларга бүленгән.

Тулырак мәгълүмат 8-927-47-882 (Айдар Нурмөхәммәтов) телефон номеры буенча.

 e-mail: zayavka@horeograph-online.ru

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International