Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә “Чыңгыз Айтматов галәме” экспозициясе эшли

2018 елның 2 ноябре, җомга

2018 елның ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Кремль ур., 33) язучының тууына 90 ел тулуга багышланган «Чыңгыз Айтматов галәме» исемле экспозиция эшли.

Күргәзмәдә авторның төрле еллардагы әсәрләре, библиографиясе, экранлаштырылган һәм сәхнәләштерелгән әсәрләре исемлеге, сүз остасы турында газета-журнал мәкаләләре тәкъдим ителә. Экспозиция Чыңгыз Айтматовны журналист, публицист, депутат, дипломат, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак ача.

Чыңгыз Айтматов - бөтен дөньяга танылган   язучы, бик күп дәрәҗәле Россия һәм халыкара премияләр лауреаты. Аның дөньяның 176 теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре планетабызның барлык почмакларында да яратып укыла, чөнки Чыңгыз Айтматов иҗаты нигезенә милли колорит һәм гомумкешелек кыйммәтләрен саклау идеяләре салынган.

Ч.Айтматов иҗатын яратучыларның барысын да күргәзмәгә чакырабыз. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International