Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры беренче тапкыр Анна Поспелованың «Equilibrio» әсәрен башкарды

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

31 октябрьдә Казанда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында София Гобәйдуллина исемендәге «Concordia» VIII халыкара заманча музыка фестивале кысаларында ТР Дәүләт симфония оркестры һәм Александр Сладковский башкаруында Анна Поспелованың беренче тапкыр «Equilibrio» әсәре яңгырады. Әсәр симфония оркестрлары өчен иҗат итүче яшь композиторлар арасында узган Бөтенроссия конкурсы финалисты тарафыннан язылган. Аның авторы Анна Поспелова Казанга премьерага килде.

Фестиваль кичәсендә дирижер пульты артында Александр Сладковский чакыруы буенча килгән Мариин театры дирижеры Гавриэль Гейне булды. "Александр Витальевич (Сладковский) мине инде өченче тапкыр чакыра. Мин аңа бик зур хөрмәт белән карыйм, аның моңа кадәр эшләгән һәм хәзер башкара  торган эшләрен күрәм. Коллектив белән эшләү дә миңа бик кызык һәм күңелле. Алар - теләсә нинди программаны уйнарга сәләтле искиткеч коллектив", - дип билгеләп үтте Гавриэль Гейне.

Бөтен дөньяда танылган композитор исемендәге фестивальгә Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Александр Сладковский нигез салган һәм хәзер ул эре халыкара заманча музыка форумы статусына ия. Быел фестивальдә маэстро Александр Сладковский чакыруы буенча Россиянең танылган композиторлары - Сергей Слонимский һәм Алексей Рыбников, шулай ук Петербургның күренекле альтисты Алексей Людевиг булып китте. Фестивальнең йомгаклау көнендә, 3 ноябрьдә, Александр Сладковский һәм Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестрының Австриядән килгән кунагы - скрипкада уйнаучы һәм дирижер, Венаның филармония оркестры концертмейстеры Райнер Хонек чыгыш ясаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International