Яшь тамашачы театры “Сәнгать төне”нә кушылачак

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу шимбәдә, 3 ноябрьдә, Казан яшь тамашачы театры  тамашачыларны Вознесенский урамындагы йортка  төнге экскурсиягә чакыра. Бу чара  «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясенә багышлап үткәрелә.

Бу кичтә тамашачыларны кызыклы сәяхәт көтә. Алар телефоннарындагы фонарьларын кабызып йөриячәк – бу бердәнбер яктылык чыганагы булып тора, ә экскурсия үткәрүчеләр кулларына “керосин лампалары” алачак.

Экскурсия барышында тамашачылар театр, шәһәр һәм хәтта ил тарихы белән таныша.

Җыелу вакыты: 20.00 сәгатьтә. Касса залы.

Керү теркәлү буенча.

Теркәлү өчен сылтама: https://tuz.timepad.ru/event/842349/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International