Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Яндекс. Такси уку өчен уңайлы зона булдырды

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Яндекс. Такси уку өчен уңайлы зона булдырды.

Без, мегаполис халкы, һәрвакыт көндәлек мәшәкатьләр белән мәшгуль, күп очракта матур итеп сөйли, үз фикерләребезне белдерә алуның кадерен онытып җибәрәбез. Безнең аралашу гади һәм кыскартылган сүзләрдән тора. Күренекле классик авторлар күңел кылларын тибрәтергә сәләтле, үзебезне хисле һәм тере кеше  итеп тоярга   мөмкинлек бирүче Китап теле булуын искә төшерә.  Чөнки уку ул – хәрәкәт.

Милли китапханә укучыларга 350 китап, 51 журнал һәм 12 газета әзерләгән, ә Яндекс. Такси сервисы китап эчләренә махсус тәкъдимнәр  куйган. Биредә һәркем зәвыгына туры килгән   китап таба ала: матур әдәбият, сәнгать турында китаплар, заманча нон-фикшн, татар телендә әдәбият, актуаль журналлар һәм яңа газеталар.

Китапханә хезмәткәре 1, 2, 7, 8 ноябрь һәм алга таба ай тәмамланганчы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр Сезгә  китап сайларга ярдәм итәчәк.

Тәмле бульварга килегез һәм яраткан әсәрләрне уңайлы шартларда укыгыз! МЕГАда китапханәдә очрашканга кадәр!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International