Татарстан Республикасы Милли музеенда “Суми-э” япон рәсем сәнгате буенча мастер-класс узачак

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 ел - Россиядә Япония һәм Япониядә Россия елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан Казанда “Татарстан Республикасында Япония мәдәнияте көннәре” программасы старт ала. Программа ике яклы мөнәсәбәтләр үсешен чагылдыра торган  бай эчтәлекле.

Татарстан Республикасы Милли музее - чаралар үткәрелә торган төп мәйданчыкларның берсе. 31 октябрь көнне 16.00 сәгатьтә хәзерге заманның иң яхшы графикларының берсе Надир Әлмиевнең «Хиросима чаңы» офортлар күргәзмәсе ачылды.

Япония - меңъеллык тарихы, үзенчәлекле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре булган, дөньяның иң алга киткән дәүләтләренең берсе. Ләкин күпчелек өчен ул табышмак булып кала бирә.

8-9 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә тулы метражлы анимация мультфильмы күрсәтелә. Шул ук көннәрдә 14.00 һәм 15.30 сәгатьләрдә “Суми-э” япон сәнгате, япон халкының традицион киемнәре кию, каллиграфия һәм оригами буенча мастер-класс белән интерактив лекцияләр уза.

Сезне тагын  күп кенә күңелле сюрпризлар көтә!

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 292-89-84

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International