“Хәзинә” милли сәнгать галереясендә “Музей модельләре һәм киләчәккә стратегияләр” темасына түгәрәк өстәл узачак

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

8 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә «Хәзинә» милли галереясендә Мәскәүнең Заманча сәнгать музее хезмәткәрләре Казан рәссамнары өчен белем бирү программалары һәм портфолио-ревю тәкъдир итәчәк. Алар төбәк программалары, заманча сәнгать мәктәбе һәм яшь сәнгатькә ярдәм күрсәтү турында мәгълүмат бирәчәк.

Узган ел дәвамында Мәскәү Заманча сәнгать музее тарафыннан Казанда лекторий уздырылды, ул - башкалада заманча сәнгать буенча үткәрелгән беренче еллык лекция курсы иде. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясе тарафыннан Мәскәү Заманча сәнгать музее белән берлектә үткәрелде: http://www.mmoma.ru

Казан рәссамнары, кураторлар һәм мәдәният эшлеклеләре, безгә шәһәрдәге мәдәни тормыш турында күзаллау булдыру һәм киләчәктә бөтенроссия һәм халыкара проектлар өчен катнашучылар табу мөһим. Без Сезне бик көтәбез!

Уздыру вакыты: 8 ноябрь, 17.00 сәгатьтә.

Урыны: “Хәзинә” милли сәнгать галереясе, Казан Кремле (3 подъезд).

Керү ирекле.

Элемтә өчен: +7927 033 78 09 (Луиза Низамова)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International