Казанда композиция буенча Республика гамәли конференциясе узачак

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

2018 елның 3 ноябрендә 10.00 сәгатьтә Республика методик үзәгендә балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары һәм укучылары өчен фәнни - гамәли конференция узачак. Быел конференция Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында «Композиция» юнәлеше буенча узачак.

Гамәлгә куючылар:

- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы;

- Мәдәният һәм сәнгать уку йортлары буенча республика методик үзәге;

- Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы.

Конференциядә катнашу өчен аерым авторлар һәм уку йортлары чакырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International