Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – «Джазлы Казан» V Халыкара фестивале ябыла

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

2018 елның  1 ноябрендә 18.30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – «Джазлы Казан»  V Халыкара фестивале ябыла.

Вил Салден (Нидерланд) җитәкчелегендәге күренекле  Гленн Миллер оркестры “Jukebox Saturday Night” исемле яңа программасын тәкъдим итә.

Концертта популяр җырлар, джаз стандартлары, фильмнардан композицияләр яңгыраячак, алар Америка биг-бэндлары һәм свинг чоры атмосферасын тудырачак. Тамашачылар Гленн Миллер, Джордж Гершвин һ.б. ның танылган  әсәрләрен ишетә алачак.

Вокалистка — Эллен Блик (Нидерланд))

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International