Г. Камал театры спектакле “Алтын битлек” премиясенә дәгъва кыла

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Камал театрының Г.Исхакый әсәре буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштергән "Тормышмы бу?" спектакле "Алтын битлек" театраль премиясенә дәгъва итә. Камал театры  - 2017/2018 сезондагы  "Алтын битлек" номинацияләрендә катнашучы драма театрлары арасында Татарстаннан бердәнбер театр.

Спектакль илнең төп театраль премиясенең алты номинациясенә дәгъва итә: «Зур формадагы иң яхшы спектакль»; «Иң яхшы режиссер эше» - Айдар Җаббаров; «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» - Ләйсән Рәхимова; «Иң яхшы ир-ат роле» - Искәндәр Хәйруллин, «Рәссам эше» - Булат Ибраһимов; «Ут буенча рәссам эше» - Ольга Окулова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International