Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан халык һөнәрчелеге тармагында эшләүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан булдырылган грантлар өчен конкурска заявкалар кабул итү вакыты озайтылды

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары конкурсына заявкалар кабул итү вакыты 10 ноябрьгә кадәр озайтылды.

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең халык һөнәрчелеге тармагында эшләүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан грантлар бирү тәртибен раслау турында”гы № 368 (25.05.2015) карары нигезендә үткәрелә.

Конкурсның максатлары: халык һөнәрчелеге белән шөгыльләнүче осталар һәм оешмаларга мөмкинлекләр тудыру, халык һөнәрчелеге әйберләрен сату өчен шартлар булдыру, һөнәрчелекне торгызу, саклау һәм үстерүнең иң уңышлы проектларына ярдәм итү.

Конкурста катнашу өчен эшмәкәрлек субъекты заявка тутырырга тиеш. Конкурсны уздыру шартлары, документлар формасы турында мәгълүматны http://mincult.tatarstan.ru/rus/2018-god сылтамасы буенча табарга мөмкин

Конкурска заявкалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 113 каб.

Элемтә өчен: Татарстан мәдәният министрлыгының инфраструктура үсеше һәм иҗади индустрия бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Софийская Айгөл Борисовна (843) 264-74-52

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International