Бүген мәшһүр театр актеры, СССРның халык артисты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре лауреаты, ТР Фәннәр Академиясенең мактаулы әгъзасы Шәүкәт Биктимеровка (1928-2012) тантаналы төстә мемориаль такта ачылды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.
Ул үзенең чыгышында: «Шәүкәт Биктимеровка мемориаль такта ачу тантанасында катнашуыма шатмын. Шәүкәт Биктимеров - милли театр сәхнәсенең иң танылган осталарының берсе, күренекле иҗади шәхес, татар театры традицияләрен дәвам иткән һәм татар драматургиясенең иң якты образларын тудырган артист. Милли характерның асылын, татар халкының намусын һәм дәрәҗәсен ачып бирә алган Әлмәндәр образы инде 30 елдан артык легенда булып сәхнәдә яши», - дип сөйләде.
Исегезгә төшереп узабыз, мемориаль такта Татарстан урамы, 7нче йорт адресы буенча урнашкан. Бу бинада Шәүкәт Хәсәнович 1981-2005 елларда яшәгән.